Timerbek (timer_bek) wrote,
Timerbek
timer_bek

Асар. Абдулвахит Исмагилович Давлекамов

Вышел второй том Асара Ризы Фахреддина. Текст на русском языке, как и в первом томе, не очень высокого качества, если сравнивать его с татарским. Многочисленные ошибки, неточности перевода и орфографии, авторы не удосужились идентифицировать все топонимы, и дать их в современном употреблении. А без точной идентификации личностей и местностей, ценность переиздания намного ниже. А вот татарский сравнить не с чем... Оригинальный текст не приведен.

Поэтому статью про касимовского имама А.И. Девликамова, вопреки сложившимся традициям своего журнала, привожу на татарском.

Фәхреддин Р. Асар. 2 том. – Казан: Рухият, 2009. – Б. 61–62.

309. Габделвахид бине Исмәгыйль бине Давыдхан

Касыйм шәһәрендә Хан мәчетендә имам булып, 90 яшен кичеп 1270 (1854) елның 20 шәүвәлендә (4 апрель) вафат булды.

Балалары: Фазлулла, Гыйззәтулла.

Асылы Йылатма өязе Бостан авылыннан иде. 1200 ел ахырында шул мәчеткә имам булды. // [241] Моның белән бергә бу җирләрдә булган почталарны йөртер иде. Касыйм халкы тәммүз (июль) аеның егерменче көнендә бер бәйрәм ясап, сарык вә куйлар суяр иде, ир вә хатын бөтенесе бергә катышып туй [бәйрәм] вә кунакта йөрерләр (Ильин празднигы кебек), вә кайбер вакыт келәү [Келәү] исеме белән казлар чалып җеннәрне ризаландырыр уенда булырлар, имеш. Әлеге зат бу бидгать гадәтләрне бетерүгә иреште, диләр. Бу мәчеттә моннан алда булган имамнар кем булганнары безгә беленмәде, Касыйм ханнарының ахырлары булган Фатыйма солтан бинте Акмөхәммәд 1094 елда вафат булганнан соң, император тарафыннан 1768 (1180) елның 9 апредендә (зөлхиҗҗә) булган әмеренә күрә бер елдан соң Биктимер сәед, Борһан сәед, Ибраһим мирза Чанышев, Габдулла мирза, Муса сәед, Мостафа сәед, Сөләйман мирза, Тимербулат сәед, Йосыф мирза Чанышев, Мортаза сәед, Мөхәммәд сәед, Ибраһим мирза Максудов, Ягъкуб мирза Дәүләткилдиев, Йосыф мирза, Ибраһим мирза Максудовлар, Мостафа мирза, Тимербулат мирза Шаһкулов исемле кемсәләр бина кылганлыгы мәчетнең диварына язылганы риваять кылына. Бу вакыйга хан чорыннан соң бер гасыр узгач, 86 нчы елда була. Сахибе тәрҗемә соңында Фазлулла исемле улы имам булды.

Примечание: По сравнению со списком, приведенном у Вельяминова-Зернова, пропущен Муса мурза Девлеткильдеев.

Tags: XIX век, Асар, Бастаново, Девлеткильдеевы, Девликамовы, Елатомский уезд, Касимов, Максутовы, Фатима-Салтан, Фахреддин, Чанышевы, Шакуловы, касимовские татары, мечеть, по-татарски
Subscribe
  • Post a new comment

    Error

    default userpic

    Your IP address will be recorded 

    When you submit the form an invisible reCAPTCHA check will be performed.
    You must follow the Privacy Policy and Google Terms of use.
  • 0 comments